Теләче муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү секторында ел башыннан барлыгы 19 бала теркәлгән.
Беренче тапкыр әни булучыларның саны 6 гә тигез. Сабыйларның 7 се гаиләдә – икенче, 3се – өченче, 3се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 11е малай, 8е кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Әминә, Сәмир. Сирәк исемнәр: Ойшаниса, Амилина, Алоуддин.
Бу чорга 83 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 19 гаилә таркалса, 32 пар үз гаиләләрен корган.