Баулы район ГХАТ бүлегендә 2023 елның июль аенда 25 туу турында акт теркәлде

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә июль аенда 25 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 9 - малайлар, 16 - кызлар. 9 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 9 - өченче, 1 - дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, июль аенда Александр, Алим, Данис, Ислам, Лев, Ранель, Роман, Таир, Тимур, Азалина, Адара, Арина, Валерия, Виктория, Диана, Диана, Мария, Наталья, Нурания, Ралина, Риана, Фәхрия, Эвиана, Эсмина, Ясмина дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага 23 яшь һәм иң яшь әтигә 4 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 52 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 27 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 64, ә кәләшкә – 62 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International