Татарстан Республикасы көне алдыннан Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тугыз түбән камалалыга Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы узды.
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Хәкимянович Гарифуллин яшьләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Ольга Ивановна Голякова балаларга аларның беренче өлкәннәр документын тапшырды.
Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге рәисе Роза Фәйрушина егетләргә һәм кызларга значоклар һәм паспорт өчен тышлыклар бүләк итте.
Балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм Россия Федерациясе гражданины исемен намус белән йөртергә телибез!