Күпчелек гашыйклар матур дата гаилә мөнәсәбәтләренең ныгытмасына тәэсир итә һәм бәхетле тормыш гаранты булып хезмәт итә дип саныйлар. Шуңа күрә яшь парлар очен никахлашу датасын сайлагау аеруча җаваплы һәм мөһим адым.
Быел һәр айның 23 саны бик популяр, бигрәк тә җомга яки шимбәгә туры килсә. Август аенда бу дата тантанасыз теркәлүләр көненә, чәршәмбегә, туры килде. Яңа өйләнешкәннәрнең сораулары буенча ГХАТ Идарәсе бу көнне тантаналы теркәлүләр көне итте. 2023 елның 23 августында никахлар сараеның тантаналы шартларында 15 пар гаилә берлеген ныгытты.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе барлык яңа өйләнешкәннәрне чын күңелдән котлый һәм никахны теркәү өчен гариза бирү "Госуслуги" порталы аша ГХАТка шәхси визитсыз башкарыла дип искәртә. Гариза биргән яшь парларга броньлау статусын тикшерү һәм ГХАТка инструктажга килү генә калачак.