Көмеш туй - чирек гасыр!

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Лазаревларны «көмеш» юбилейлары белән котлады!

Бүген Юлия Владимировна һәм Александр Юрьевич туйларының 25 еллыгын билгеләп үттеләр. Чистай никахлар сарае традиция буенча ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева ир белән хатынга гаилә дип игълан ителгән минутларны искә төшерде.

Юбилярларны котларга хөрмәтле кунаклар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Ильяс кызы Хәйдарова, якыннары һәм туганнары килде.

Лазаревлар Чистай сәгать заводында танышалар. Беренче очрашу, беренче караш һәм гомер буена мәхәббәт! Гаиләдә өч бала ике кыз һәм бер ул үсә.

Менә шундый матур, бәхетле Лазаревлар гаиләсе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International