Арча муниципаль районында алтын туй

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлегендә Җәүдәт Сөнгатович һәм Наилә Низамовна Сөнгатовлар гаиләсен 50 яшьлек алтын юбилей белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп, бергә узалар һәм язмыш сынауларын узганда бер-берсенә ярдәм итеп киләләр. 50 ел элек бу гаиләне бәйләгән җылы хисләрне саклап кала алган алар. Сөнгатовлар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалар әти-әниләрен 9 онык белән куандыралар.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В юбилярларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International