Чистай районында өч йөзенче бала теркәлгән

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

2023 елның 23 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә матур Әмирә исемле кызның тууын теркәү булды, ул Кәримовлар гаиләсендә туган.

Сабыйның тууы турында таныклык алырга килгән яшь әти-әни өчен көтелмәгән хәл булды: аларның кызлары Чистай ЗАГС бүлегендә 2023 елда теркәлгән 300 нче бала булды!

Гаилә союзына 2 ел. Әлеге гаиләдә беренче сабый туган. ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева гаиләне кайнар котлады.

Яшь гаилә ныгысын һәм үссен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International