2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде.
Татарстан – зур күпмилләтле республика. Аның территориясендә йөздән артык төрле халык яши. Аларның һәрберсенең үз гаиләләре, ә гаиләләрендә үз уникаль гореф – гадәтләре бар.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Дмитрий Леонтьев һәм Диана Мокина парын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яңа өйләнешкәннәрне истәлекле вакыйга хөрмәтенә Чуаш җәмәгатьчелеге вәкиле, «Тамаша» халык театры солисты Наталья Мурзакова котлады.
Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз, халык традицияләрен саклап калырга һәм балаларыгызга тапшырырга телибез.