Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен инструктаж узды

2023 елның 12 августы, шимбә

2023 елның 12 августында Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен туй инструктажы узды. Мондый очрашулар һәр шимбә көнне 8 сәгатьтә уза.

Булачак яшь парларга бер пар мисалында аларның туй тантанасы ничек узачагын күрсәттеләр, аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр һәм никахны дәүләт теркәве тәртибе белән таныштырдылар.

Бу инструктаждан соң, парлар никахлашу көнендә ГХАТ идарәсенә үзләре белән паспортлар, балдаклар һәм яхшы кәеф алырга онытмаячак дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International