Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсендә туй инструктажы

2023 елның 5 августы, шимбә

Бүген Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен чираттагы туй инструктажы узды.

Тантаналар бүлеге белгечләре яшьләрне Түбән Кама ГХАТ идарәсе кагыйдәләре белән җентекләп таныштырдылар, никахны дәүләт теркәвенең мөмкин булган үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм тантаналы церемониянең репетициясен ачык итеп үткәрделәр.

Гадәттә яшьләрдә тантана, фотографлар һәм кунаклар турында күп сораулар туа. Тантаналар бүлеге белгечләре теркәлү Көненең барлык үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләделәр

Исегезгә төшерәбез, булачак яшь парлар мондый инструктажга шимбә көннәрендә килә ала, моның өчен 43-09-00 номерына шалтыратып, тиешле көнгә язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International