Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Корольковлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти- әни кызларына Вера һәм Любовь дигән исемнәр бирделәр. Кызлар гаиләдә дүртенче һәм бишенче бала һәм өлкән балалары Наталья, Таисия һәм Матвейның кече сеңелләре булдылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырдылар.