Менделеевсктан хезмәт ветераннары Карповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Римма Кашаповна һәм Василий Игнатьевич 50 елдан артык элек шәһәр стадионында танышалар, анда бию кичәләре уза. Шул вакыттан бирле алар аерылмыйлар. Икесенең дә озын хезмәт юллары бар. Василий Игнатьевич Карпов исемендәге химия заводында, төзелеш оешмаларында эшли. Римма Кашаповнаның биографиясе дә химия заводы белән бәйле. Гомумән, Карповлар тыйнак эшчеләр, игелекле һәм намуслы, һәрвакыт якыннарына ярдәмгә килергә әзер. Аларның йөрәк җылысы балаларына, оныкларына, күршеләренә һәм танышларына җитә. Район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Ханзаров тапшырды. Шулай ук котлауларга ЗАГС бүлеге башлыгы Татьяна Алексеева һәм ТОС рәисе Рәмзия Әхмәдиева да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International