Нәкъ 50 ел элек - 1973 елның 20 июлендә Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә Устюжиннарның яшь гаиләсе барлыкка килә.
Ә Валерий белән Валентина балачактан ук таныш - йорт тәрәзәләре бер-берсенә карап торалар. Яшүсмер чагында, шаяртып, өйләнешәчәкбез дип әйткәннәр. Һәм шулай булды Валентина армиядән Валерийны көтеп тора һәм яшьләр туй үткәрәләр.
Борынгы зирәклек: "кеше үз тормышында өч эш эшләргә тиеш: агач утыртырга, йорт төзергә һәм улы үстерергә". Валерий Павел улы һәм Валентина Аркадий кызы ике ул тәрбиялиләр, бакчалы йорт төзиләр. Хәзер юбилярлар - 4 онык һәм 5 оныкчык өчен әби - бабай (6нчы оныкчыкны көтәләр).
ГХАТ идарәсе белгече Резеда Гарифуллина өйдә Устюжиннарны "алтын" юбилее белән котлады. Валерий Павел улы һәм Валентина Аркадий кызы, 50 ел элек кебек үк, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган никах балдаклары белән алмашканнар.