Гаилә бәйрәмендә ирле-хатынлы Чабаннарны Менделеевск районы ЗАГСында хөрмәтләделәр. Аларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров котлады һәм аларга район башлыгыннан истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук котлауларга ЗАГС бүлеге башлыгы Татьяна Алексеева һәм "Химик" ТОС рәисе Әлфия Талыпова да кушылды. Ләкин бәйрәмнең төп кунаклары балалар һәм оныклар булды. Алар ата-аналары өчен нык шатландылар һәм чын күңелдән теләкләрен җиткерделәр.