Татарстан Республикасының барлык ГХАТ органнарында беренче тапкыр яшь парларга 30 августта тантаналы шартларда үз никахларын теркәү мөмкинлеге бирелде. Бу мөмкинлектән 78 пар файдаланган, шуларның 65е Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша электрон гариза биргән.
Иң яшь пар Казан шәһәреннән булды, анда кияү белән кәләшкә 18 яшь тулды. Иң өлкән яшьтәге пар үз никахларын Яр Чаллы шәһәрендә теркәгән, анда кәләшкә 60 яшь, ә кияүгә 61 яшь тулган.
Кадерле яшь парлар, сезне тормышыгыздагы иң мөһим вакыйгаларның берсе белән котлыйбыз! Мәхәббәт, татулык һәм гаилә иминлеге телибез!