«Ана, ата, балаларны яклау, абортларны профилактикалау һәм гаилә кыйммәтләрен саклау» темасына түгәрәк өстәл үтте

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

12 июльдә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты утырышлар залында «Татарстан Республикасының гаиләне, ананы һәм балаларны яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында «Ана, ата, балаларны яклау, абортларны профилактикалау һәм гаилә кыйммәтләрен саклау» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, баш табиб Светлана Шакирова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова, социаль яклау, мәгариф, яшьләр һәм спорт, мәдәният, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, имам-хатыйб Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Үз чыгышында баш табиб Светлана Закировна балигъ булмаганнар арасында иртә йөклелек, абортларны профилактикалау мәсьәләләренә тукталды. Марат хәзрәт район халкы арасында әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча дини оешмаларның эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова катнашучылар алдында гаилә, ана, балачак, җаваплы аталык институтының абруен ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International