Паспорт тапшыру - яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу факт яшь гражданнар өчен үсү һәм мөстәкыйльлекнең башлангычын билгели.
Бүген Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән балаларга паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Шәһәр мэры Наил Гамбар улы Мәһдиев Россия Федерациясе гражданының төп документын 28 яшь гражданга тапшырды. Балаларга мондый мөһим вакыйга хөрмәтенә бүләкләр - Россия Федерациясе Конституциясе, паспорт өчен тышлык, котлау открыткасы тапшырылды.
Кадерле балалар! Сезне тормышыгыздагы бу истәлекле көн белән котлыйбыз! Сезгә зур уңышлар, җиңүләр һәм бәхет телибез!