Һәр бәйрәмнең үз символы бар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә искәрмә түгел. Ромашка гади, әмма шул ук вакытта искиткеч матур чәчәк, өстәвенә, безнең һәрберебез өчен гадәти. Бу бик якын, җылы һәм өй символы. Моннан тыш, ул җәй, җылылык, чисталык символы.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Мөслим районы ГХАТ бүлегендә «Ромашка бүләк ит» акциясе белән башланып китте. 2023 елның 7-8 июль көннәрендә ГХАТ бүлегенең тантаналар залында яңа өйләнешкән 3 бәхетле пар - Илнар һәм Ландыш Хаҗиевларны, Айдар һәм Илзирә Әхмәтшиннарны, Илшат һәм Алия Шәриповларны хөрмәтләделәр.
Бу бәйрәм көннәрендә ГХАТ бүлеге белгечләре яңа өйләнешкән парларга үз куллары белән ясалган ромашка бәйләмнәре тапшырдылар. Әлеге чәчәк бәйләмнәре алар өчен кыйммәтле һәм истәлекле бүләк булды.