2023 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 200 нче сабый тууы теркәлде. Бу Якубовлар гаиләсендә өченче бала. Аңа әти-әниләре Саидә исеме кушканнар. Эльдар белән Нәзирәнең көтеп алынган сабыйлары иң матур һәм иң бәхетле булыр дип өметләнәләр. Туу турында таныклыкны ЗАГС хезмәткәрләре гаилә башлыгына тапшырдылар.