2023 елның 29 июнендә Утробиннар гаилә тормышының бриллиант юбилеен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилярларны өйләренә барып котлады. Валерий Иванович белән Таисия Александровна 60 ел бергә гомер кичерә. Ике кызы, өч оныгы, бер оныкчыгы - Утробиннар гаиләсенең төп кыйммәтләре. Гаилә башлыгы Валерий Иванович 54 ел педагогик стажга лаек, тормыш иптәше 50 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт иткән.