Хөсниевларның алтын туйлары

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Сарман авылында яшәүче Абүзәр һәм Гөлнур Хөсниевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады. Юбилярларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резеда Салемгәрәева, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилярларга сәламәтлек, озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International