Бу символик көнне Ленар белән Ләйсән Нәфыйковлар үз язмышларын берләштерергә карар итеп, бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә никахлашу турында гариза бирделәр. Яшь парны Балтач РИК җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов котлады, яшьләргә якты һәм озын уртак юл теләде.