Нурлат никахлашу сараенда 100нче пар өйләнеште

2023 елның 7 июле, җомга

2023 елның 7нче июлендә Нурлат районының никахлашу сараенда 100нче яшь пар теркәлде. Марат Җамалетдинов һәм Виолетта Парукова үзләренең гаилә берлеген имзалары белән ныгытты. Аларның никахлары «юбилейлы» икәнен яшь пар теркәлү алдыннан гына белә һәм шатлыклы гаҗәпләнү кичерә. Никахлашуны тантаналы теркәүдә Нурлат районы башлыгы урынбасары Мәнапов Линар Нурисламович катнашты. Ул никахлашучыларга ромашкалардан ясалган символик чәчәк бәйләме тапшырды һәм яшьләргә бәхет, мәхәббәт теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International