2023 елның 7 июлендә Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы шәһәр чарасы узды

2023 елның 7 июле, җомга

Чакырылган кунаклар арасында Алабуга муниципаль районының иң яхшы 20 гаиләсе бар иде, аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Чараның кульминациясе Кузнецовлар гаиләсенә Михаил Сергеевич һәм Тамара Михайловнага "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләрен тапшыру булды. Медальне Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надир Дамир улы Курамшин тапшырды. Бәйрәм чарасында стажлы гаилә парлары, шулай ук яңа гына гаилә юлына баскан парлар, шәһәр һәм район халкы катнашты. Бәйрәм концерты бизәге һәм бүләге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International