Укучыларның җәйге яллары истә калырлык, күңелле үтсен өчен зур тырышлык куела. Саба районының “Сәләт-Саба / Selet-Saba” аланында быел 85 яшүсмер ял итә. “Сәләт” ул – зур гаилә, сәләт - бик күп татар яшьләренә канат, үсеш өчен юнәлеш бирә.
Лагерьның унынчы көне 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Бу уңайдан сәлкешләр үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, рәсем буенча сәләтләрен күрсәттеләр.
Гаилә–бәхет учагы, бары тик гаиләдә генә без яратырга, хөрмәт итәргә, яраткан кешеләребезгә игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнәбез.