7 июль кичендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшь гаиләләр өчен "Күңеле стартлар" үтте

2023 елның 7 июле, җомга

7 июль кичендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшь гаиләләр өчен, гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан "Күңеле стартлар" үтте. "Яшьлек" яшьләр үзәге гаиләләр өчен "Күңелле старт" уеннарын үз эченә алган бик матур бәйрәм чарасы оештырды. Чарада Шәмәрдән авыл җирлеге Башлыгы Валиев Альберт Кави улы гаиләләрне әлеге матур бәйрәм белән котлап, аларны бүләкләп, изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан дәртле - моңлы җырлар белән үрелеп барды. Биредә иң җитез, иң тату, иң өлгер 6 гаилә үзара көч сынашты.

Беренче урынны Шайхуллиннар гаиләсе, икенче урынны Әхмәтовлар гаиләсе, өченче урынны Гыймадиевлар гаиләсе яулады. Чарада катнашучы һәр гаилә дә акчалата һәм грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International