Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район китапханәсе хезмәткәрләре «Ямьле Саба» ял паркында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Ромашка-гаилә символы» дигән әдәби - күңел ачу уены үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең тарихы һәм гореф – гадәтләре белән таныштырып, балалар белән бергә гаиләгә багышланган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әдәби өлештән соң күңел ачу уеннары уйналды. Чара ахырында “Ежик”, “Фиксики”, “Салават күпере”, “Барби”, “Саша һәм Маша” кебек балалар журналларына күзәтү ясалды.
Балаларыбыз әти - әниле гаиләләрдә бәхетле үссен.