Гаилә безгә көч бирә. Мәхәббәт безнең йөрәкләребезне җылыта. Тугрылык – ул могҗизаларга ышанырга һәм яраткан, якын кешегә тулысынча ышанырга мәҗбүр итә торган нәрсә. Әгәр дә сезнең мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы гаиләгез булса, сез җирдәге иң бәхетле һәм бай кеше.
Сарман авылы «Татар Илеге» ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Сөю белән тулсын йөрәкләр» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын һәм кунакларын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Бу искиткеч көнне 55 ел бергә бәхетле никахта яшәгән Әлфис һәм Гөлүсә Разяповлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте, шулай ук парк территориясендә мастер-класслар, конкурслар, тематик күргәзмәләр оештырылды. Чара «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Педагог һәм остаз елы кысаларында узды.