Гаилә - кешеләрнең тормышта була алган иң кыйммәтле хәзинәсе

2023 елның 8 июле, шимбә

Россиядә 8 июльдә җылы һәм илһамлы бәйрәм — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсе коллективы барысын да бу гаилә бәйрәме белән котлый һәм гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, тугрылык, үзара аңлашу һәм әлбәттә, бәхет хөкем сөрүен тели! Туганнарыгыз янында үткәргән һәр мизгел сезгә шатлык, елмаю, күңел гармониясе һәм яхшы кәеф кенә китерсен!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 52 пар гаилә берлеген теркәгән. Һәм һәр парга бәйрәм хөрмәтенә котлау открыткасы тапшырылды.

Һәм шундый матур, бәхетле гаиләләрнең берсе Тантаналар сарае белгече Руфина Абузгильдина һәм Эрик Юзыкаев пары булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International