Биектау муниципаль районында Гыйльметдиновлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру

2023 елның 9 июле, якшәмбе

Биектау районының Заказанье паркында Яшьләр көненә багышланган чарада район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов, район кураторы - төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М.М. Айзатуллин, яшьләр эшләре буенча министр Р.Н. Садыйков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов катнашында Гыйльметдинов гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” истәлекле медаль тапшырылды. Ромашкаларнын нәфис бәйләмен дә бүләк иттеләр, чөнки бу кыр чәчәге борынгыдан ук Русьта мәхәббәт символы буларак саналган.  Гыйльметдиновлар Ринат Габдрахманович белән Нурания Нуриевна 50 елдан артык бергә, бер-берсенә ярдәм итеп, бөтен шатлыкларын уртаклашып, бер-берсенә тугрылык саклап киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International