Яратучы йөрәкләрнең берләшүе

2023 елның 8 июле, шимбә

Бәхетле һәм тату гаилә - ул ныклы гаилә. Бу яңа тормышның башы да, матур нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү дә. Гаилә-кеше үзе булдыра алган иң зур бәхет.

2023 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Илназ һәм Айсылу Гыйльфановлар, Марат һәм Резеда Хөснуллиналар никахлары теркәлде. Яңа өйләнешкән парлар, бәйрәм өчен матур датаны алдан ук сайлаганнар.  Гаиләләрегезнең чәчәк атуын, тату һәм бердәм булуын телибез. Барлык гаиләләргә дә иминлек һәм игелек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International