2023 елның 8 июлендә Бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Бу куркәм көнне Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында яшь гаилә туды. Гаилә башлыгы СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән һәм тиздән безнең илне яклау өчен кире китәчәк.
Яшь парларны гаилә кору белән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Ислямов Радик Рәмис улы котлады. Яшь гаиләгә бәхет теләп, район башлыгы истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.