Татарстан Республикасы Көне белән!

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Өч дистә елдан артык элек кабул ителгән Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация республика һәм бөтен күпмилләтле халкыбыз тарихында яңа этапның башлануын билгеләде, төбәкнең социаль-икътисади үсешенә көчле импульс бирде.

Бүген Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы һәм терәк субъектларының берсе булып тора, күп кенә төп күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә. Уртак тырышлык, барлык татарстанлыларның фидакарь хезмәте белән без туган республикабызның киләчәк иминлегенә һәм чәчәк атуына ышанычлы нигез салабыз.

Гаиләләрдә үзара аңлашу һәм татулык, сәламәтлек, тынычлык, иртәгесе көнгә ышаныч хисе булсын!

Идарә Башлыгы                                                                                                Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International