Мөһим һәм матур бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2023 елның 7 июле, җомга

2023 елның 7 июлендә Балык Бистәсе муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Задворновлар гаиләсен котладылар.

Задворновлар гаиләсе Александр Федорович һәм Валентина Александровна 2023 елда Алтын туйны - 50 ел бергә яшәүне билгеләп үтәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бүген Александр Федорович һәм Валентина Александровна яраткан әти-әни, бабай һәм әби. Задворновлар гаиләсе - балалары, туганнары өчен генә түгел, район халкы өчен дә гаилә бәхете һәм иминлек үрнәге.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сатдинов Данис Габделхарис улы Задворновлар гаиләсен котлады, озын гомер, нык сәламәтлек теләде. Гаилә тормышының юбилейларына район башлыгының Рәхмәт хаты, матур ромашкалар бәйләме (бәйрәм символы) һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International