Балтач районында гаилә көнендә 50 пар юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү чарасы узды

2023 елның 7 июле, җомга

2023 елның 06 июлендә Балтач районында быел алтын туйларын билгеләп үтүче 50 парны хөрмәтләү чарасы узды. Һәр гаилә үз үрнәге белән мәхәббәт һәм тугрылык эталоны булып яши. Һәр гаиләнең үз тормыш юлы, бер-берсенә охшамаган язмышлары бар, әмма аларның иң мөһиме: алар үз ватанына мәхәббәт һәм туган авылы өчен горурлык принципларында тәрбияләнгән бер буын кешеләре. Юбилярларны район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, хатын-кызлар советы рәисе Фирая Котдус кызы, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, туганнары, дуслары, авылдашлары котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International