Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда Кандрашиннар аккургаш туйларын билгеләп үттеләр

2023 елның 6 августы, якшәмбе

Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышының 10 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Максим Вячеслав улы һәм Гөлнара Чулпан кызы Кандрашиннар котлаулар кабул иттеләр.

Максим белән Гөлнара беренче тапкыр бер-берсен нәкъ 12 ел элек, дусларында Яңа ел бәйрәме үткәргәндә күргәннәр. Аларның күзләре очрашкан һәм алар инде беркайчан да аерылмаячакларын аңлаганнар. Нәкъ менә шул мизгелдән зур мәхәббәт тарихы башлана. Ел ярымнан соң, 2013 елның 24 маенда, бәхетле яшьләр ГХАТ бүлеге бусагасын атлап керәләр, тантанасыз гына язылышалар. Ләкин бу аларга нык һәм бәхетле гаилә корырга комачауламый. Ир белән хатын бер-берсенә бик ихтирамлы, зур кайгырту һәм ярату белән ике улларын тәрбиялиләр.

Тантаналы шартларда Туй маршы астында алар Гаилә тормышы юбилярлары язмалары китабына үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге башлыгы Зөлфия Латыйпова гаилә парларына юбилей таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International