Нурлат районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” Бөтенроссия акциясе

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашуы матур традициягә әверелде. Нурлат районының яшь парлары Хәйретдиновлар, Насыйровлар, Илеверовлар Нурлат шәһәренең 1нче урта мәктәбенә беренче сыйныфка баручы укучылар Хәмзин Самир, Мокшанов Әмир, Лотощенко Матвейга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Аларга тантаналы шартларда канцелярия кирәк - яраклары җыелмалары һәм глобуслар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International