2023 елның 4 авгсут аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Саттаров Альмир Зөфәр улы һәм Штурмина Наталья Афанасий кызы, гаиләсендә булды. Гаиләдә алар тугызынчы һәм унынчы бала. Яңа туган сабыйларга Алинә һәм Әмир исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырды.
Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.
Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.