Аксубай районында беренче “Изге теләкләр хаты” 5 ел элек яңа туган сабыйга тапшырылды. Ул вакытта ирле-хатынлы Владимир һәм Марина Дмитриенко, өйләнешкән көнне, Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан аларның гаилә берлеге теркәлгәннән соң беренче булып теркәләчәк балага кечкенә сюрприз ясарга булдылар. Шул вакыттан башлап күп кенә яшь парлар һәм район халкы бу акциядә катнашты. 2023 елның июнендә кавышкан яшь гаилә пары Сәлаховлар шулай ук Равзетдиновлар гаиләсенә күңелле хис-кичерешләр бүләк итте. Аларның күп балалы гаиләсендә дүртенче бала туган. Бәхетле әти яшь парга зур бәхет, тынычлык һәм татулык теләде. Теләге булган һәркем үзенең «Изге теләкләр хаты» язып һәм аны ГХАТ бүлегендә калдыра ала. Белгечләр аны сезнең балага тапшырырга бик шат булалар.
Булачак сабыйларны изге теләкләр һәм кечкенә сюрпризлар белән сөендерергә ашыгыгыз һәм безнең илебез игелекле булачак!