Баулыда яшәүче Мөхәммәтшиннар гаиләсенең бриллиант туе

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Мәхәббәт хисләре картаймый - «бриллиант» туйларын билгеләп үтүче Мөхәммәтшиннар гаиләсе турында шулай әйтеп була. 60 ел элек Марсель Хан улы һәм Тәнзилә Гайнетдин кызы үзләренең гомерлек мәхәббәтләрен табып, матур гаилә корганнар. Аларның озак вакыт белән сыналган гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора.

 Юбилярлар гомер буе туган илебезгә фидакарь хезмәт иткәннәр. Марсель Хан улының хезмәт стажы 46 ел тәшкил итә, шуларның 24 елын «Бавлынефть» идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. Ул Баулы шәһәренең Мактаулы гражданы, хезмәт ветераны. Мөхәммәтшин М. Х. Татарстан Республикасының атказанган нефтчесе, Атказанган торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, «Татнефть» оешмасының мактаулы нефтчесе кебек югары исемнәргә ия.

Тәнзилә Гайнетдин кызының 40 еллык хезмәт стажы бар. Ул озак еллар «Баулынефть» идарәсе баш бухгалтеры урынбасары булып эшли, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы.

Юбилярлар 2 бала тәрбияләгәннәр, ә бүген яраткан 4 оныклары һәм 4 оныкчыклары уңышларына шатланалар.

Юбилярларны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин, ГХАТ бүлеге башлыгы С. Т. Мурсалимова, территориаль профсоюз оешмасы рәисе Р. З. Муллаев, район ветераннар советы вәкилләре А.К.Халиуллина, М. А. Гобәйдуллин, балалары, оныклары, хезмәттәшләре, туганнары җылы котладылар.

Мөхәммәтшиннар районыбызның мактаулы гражданнары теркәлгән китапка кул куйдылар, татар милли гореф-гадәт буенча халкыбызның туй ризыгы – чәк-чәк белән сыйландылар, музыкаль бүләк кабул иттеләр.

Чара азагында юбилярлар бәхетле гаилә серләре белән бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International