“Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне” уңаеннан 7 июль көнне Апас район мәдәният йортында Апасыбызның мөхтәрәм кешеләре хөрмәтләнде. Бирегә 60, 55, 50 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән, үрнәк тормыш юлы узган гаиләләр чакырылган иде.
Тантана район башлыгы А.Г.Җиһаншин тәкъдиме белән оештырылды. Тантанага чакырылган һәркем район башлыгы Равил Хисаметдиновның Яңа ел котлауларын, теләк-тәкъдимнәрен кабул итте. Район мәдәният йорты сәхнәсендә концерт-тамаша оештырылды. Биредә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре матур чыгышлары белән сөендерде. Үрнәк гаилә юлы узган парлар берәм-берәм сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде. Аларга, район башлыгы исеменнән, район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Н.Галләмова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И. Насыйбуллина Рәхмәт хатын, шәл һәм түбәтәйләр тапшырды.