Югары Ослан муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

2023 елның 10 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү кысаларында Югары Ослан муниципаль районы Соболевский авыл җирлеге мәдәният йортында тантаналы чара узды. Биредә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Фәйрушин барлык катнашучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын һәм 34 ел бергә яшәгән ирле-хатынлы Борисов Александр Григорьевич һәм Фирдәүс Фәйзрахмановнага чәчәкләр бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары И. П. Алеева һәм ЗАГС бүлеге башлыгы Н.А. Кадыйрова Борисовлар гаиләсен һәм барлык чакырылганнарны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, барлык гаиләләргә мәхәббәт, татулык, гаилә иминлеге һәм гаилә бәхете теләделәр. Шулай ук Александр Григорьевич һәм Фирдәүс Фәйзрахман кызы Борисовлар адресына Соболевский авыл җирлеге башлыгы О.Н. Майоровадан бүләк белән бик күп җылы сүзләр яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур бәйрәм концерты әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International