Югары Ослан муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә никахлашуны теркәү

2023 елның 8 июле, шимбә

2023 елның 8 июлендә Югары Ослан муниципаль районында Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә никахлашу теркәлде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-яңа өйләнешүчеләр өчен символик бәйрәм. Нәкъ менә шушы матур һәм якты бәйрәмдә Константин һәм Рамиля гаилә корырга карар итәләр. Яңа өйләнешүчеләрнең туйлары славян стилендә булачак.

Бу яңа парларны чын күңелдән тормышыгыздагы шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга – гаилә коруыгыз белән котлыйбыз! Сезгә зур һәм нык мәхәббәт, сәламәтлек, үзара аңлашу һәм хөрмәт телибез. Гаиләгездә үзара ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт уты беркайчан да сүнмәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International