2023 елның 13 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 500-нче парның никахын дәүләт теркәве үтте.
Никахны теркәү - гаилә тормышына керүче яшь пар тормышының истәлекле мизгеле. Кирилл Олегович һәм Милана Лом-Алиевна өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар Әлмәт муниципаль районында 2023 елның 500 нче пары булдылар. ЗАГС идарәсе белгечләре яшьләрне никахлашу көне белән котлыйлар. Гаилә бәхетегез мәхәббәт һәм наз белән тулып торсын. Бер-берегезгә сабыр булыгыз, аңлагыз һәм бер-берегезне гафу итегез.