Әлмәт муниципаль районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары С.В. Лаптева, район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г. Р. Әмирова, мәгариф идарәсе башлыгы И. А. Павловская, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Әлмәт территориаль оешмасы рәисе А. Х. Хәйретдинов катнашында шәһәр күлендә уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Чарада 36 гаилә парын хөрмәтләделәр, районның ике гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырдылар, алтын юбилярларны тантаналы теркәү үткәрелде. Концерт программасы “Кружево”, “Купава”, “Ялкын” вокаль ансамбльләре, баянчы Илнур Булатов, скрипкачы Андроник Мелконян, җырчылар Алексей Волков, Альбина Гайнеева, Маликова Бибинур һәм Кузьмина Рената катнашында узды. Чарада күңелле дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Чара Дәүләт Думасының Бердәм Россия партиясенең Әлмәт җирле бүлеге депутаты Ягафаров Азат Фердинанд улы ярдәме белән узды.
Шәһәр һәм район халкы өчен шәһәр паркында шәһәрнең иҗтимагый оешмалары, «Добрый Альметьевск» иеклелекне үстерү үзәге АНО катнашында «Нефтьче» - «Лучезара» мәдәният йорты, «EBA» «Lemon мюзик» вокаль коллективлары концерты узды, күңел ачу уеннары, призлар уйнату, сабын пузырьләре шоулары, тематика буенча мастер-класслар үткәрелде.