Баулы ГХАТ бүлегендә 8 июль көнне туган сабыйның тууы теркәлгән, ул вакытта бөтен ил Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иткән. Бу бәхетле вакыйга Руслан һәм Алсу Мифтахетдиновлар гаиләсендә булды. Әти-әнисе улына Алим дигән матур исем бирде. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә бу «бар нәрсәне белүче» яки «галим» дигәнне аңлата.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә тууны теркәделәр, гаиләне икенче баласының дөньяга килүе белән җылы котладылар. Бу вакыйганың Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү белән туры килүе символик. Бу өч сүз яңа туган сабый тормышының нигезе булсын!