Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилярларны хөрмәтләү

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – якты һәм игелекле бәйрәм. Бу көнне Баулы районының Александровка авыл җирлегендә Әхмәтшиннар Рәсим Мөбарәк улы һәм Разилә Шакирҗан кызы, Ключниковлар Вячеслав Александрович һәм Любовь Михайловна, Сафиннар Миргазиян Миргаризан улы һәм Галия Гайса кызы алтын туйлары белән котладылар. Ә менә Ковалевлар Николай Васильевич һәм Евгения Рейнгольдовна гаиләсе быел Зевс туйларын - 54 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтә! Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмадылар, Мөхәммәтгалиннар Инга һәм Ринат, Петровлар Владислав һәм Оксана гаиләләрен котладылар.

Җирлек башлыгы Ю.А. Павлов, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре гаиләләрне гаилә тормышы юбилейлары, якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International