Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы районында матур һәм якты вакыйгалар булып узды.
Бу бәйрәм көнендә Хисамутдинов Радмир Рифкатович һәм Зайдуллина Айсылу Насимовна, Нургалиев Ильназ Насихович һәм Садыкова Аделина Альбертовна үзләренең никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлеге баш белгече А.Р.Ахметова яшь парларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
Шул ук көнне яңа туган Диананың тууы теркәлде. Кыз бәхетле Кирсановлар гаиләсендә дүртенче бала булып туды.