2023 елның 08 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Бу көнне бәхетле парлар залга Мендельсонның туй маршы астында кереп, чиксез мәхәббәт билгесе итеп балдаклар алмаштылар.
Район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. бәйрәм шартларында район башлыгы И. Г. Нуриев исеменнән котлау адресы, чәчәкләр тапшырды. Бу матур вакыйганы тантана көнендә булган якыннары уртаклашты.