Арча районында 100 нче пар

2023 елның 9 июле, якшәмбе

2023 елның 08 июлендә Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Раушан белән Алсу Шаһиевларның язылышу актлары теркәлде. Һәр пар өчен бу истәлекле һәм дулкынландыргыч мизгел, ә Раушан белән Алсу өчен ул икеләтә үзенчәлекле - алар 2023 елда Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 100 нче юбилей пар булып теркәлделәр.

Яңа өйләнешкән пар язылышу турында акт язмаларына үз имзаларын куйдылар, мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп никах балдаклары белән алмаштылар. Тантаналы рәвештә ирле – хатынлы Шагиевларга беренче гаилә документын-никахлашу турында таныклыкны тапшырып, ГХАТ бүлеге исеменнән яшь парны матур вакыйга белән котлап, сүнмәс мәхәббәт һәм якты гаилә вакыйгалары теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International